Васильевода Казан театры актерлары катнашында ифтар узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода Казан театры актерлары катнашында ифтар узды

Васильевоның «Әл-Василә» мәчетенә, традиция буенча, ифтарга Галиаскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актерлар труппасы килде.

- Аллаһның фатихасы һәм аның мәрхәмәте белән без елның иң матур кичәләренең берсен Рамазан аенда каршы алабыз, - дип сәламләде кунакларны Рөстәм хәзрәт Вәлиулла.

Театр актерлары җыелганнарны шигырьләр, сәхнә монологлары, татар җырлары белән сөендерде. Җылы аралашудан соң коллектив намаз укыды.


Нет комментариев