Уразлы авылы клубында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды
«8 Март бәйрәме» дип исемләнгән чара авыл халкы өчен чын мәгънәсендә җылы очрашуга әверелде.
Кич буе сәхнәдән моңлы җырлар яңгырады, нәфис сүзләр сөйләнде, дәртле биюләр башкарылды. Тамашачылар һәр чыгышны ихлас алкышлар белән каршы алды.
Бәйрәм концерты бер сулышта, күтәренке кәеф һәм иҗади рух белән үтте – тамашачылар һәр яңа номерны түземсезлек белән көтеп алды, – дип сөйли чараны оештыручы Лилия Шәйхетдинова.
…Авыл клубындагы мондый кичәләрнең үз сере бар. Зур декорацияләр дә кирәк түгел. Ихласлык булса – тамаша үзе үк җылы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев