Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ул кешеләргә «Туганым» дип дәшә (редакциягә килгән хат)

Авыр сынаулар килде аңа. Әле быел, язга чыккач, махсус хәрби операциядә һәлак булган улын җирләде. Бик кызгандык, бергә кайгырдык, сабырлык теләдек Хәлимә апага. Улы бик эшчән, тәртипле, ачык күңелле иде...

Минем күршемдә Хәлимә исемле бер матур апа яши. Ул безнең якларга Сәмәрканд өлкәсеннән кайтып төпләнде. Башта улы Рөстәм гаиләсе белән урнашкан иде. Хәлимә апа улы янына кунак булып кайткан җиреннән авылда калырга булды. Йорт сатып алып, тирә-юнен тәртипкә китереп, матур гына яшәп китте. Без дә апабызны үз иттек. Хәлимә апа үзе дә күршеләрне бик яратты. Ул һәр кешегә «Туганым» дип дәшә. Белеме буенча мөгаллимә, югары белемле. Кырык ел буе үзбәк теленнән белем биргән. Хәлимә апа тыныч холыклы, кеше белән бәхәскә керми, һәр сүзен уйлап кына сөйләшә.

Күрше апабыз үзенең тырышлыгы буенча башкаларга үрнәк булып тора. Олы яшьтә булса да, бакчада эшләргә ярата. Элекке хуҗаның бәрәңге бакчасының бер өлешенә җимеш агачлары утыртты. Чия, карлыган, слива, ирга, кура җиләге һәм башкалар. Үзе генә яшәсә дә, бик күп төрле яшелчә үстерә. Нишлисең бу кадәрле яшелчә белән, Хәлимә апа, дисәң: «Кешеләргә бирәм», – ди. Чөнки аның туганнары бик күп. Казаннан, Мәскәүдән, Петербургтан кадәрле кайталар янына. Ул кунаклар кабул итәргә ярата.

Хәлимә апа күп итеп кабак үстерә. Нинди генә сортлар юк бакчасында. Аннары шуларны таныш-белешләренә, күршеләргә тарата. Ул кабакны бик файдалы ризык ди. Үзе дә аны төрлечә пешереп ашый. Башкаларныкы кебек зур теплицалары булмаса да, аның помидорлары, кыярлары иртәрәк өлгерә. Борычлары күп була. Чөнки ул дугалы парниклардан файдалана, төрле яшелчә кабыкларыннан төнәтмәләр ясап сибә. Бик ярата Хәлимә апа бакча эшен.

Күрше апабызның тагын бер үзенчәге бар: чәчәкләргә гашыйк. Аның ишек алдына керсәгез, үзегезне гөлбакчада дип хис итәрсез. Нинди генә чәчәкләр юк анда: лилияләр, флоксалар, розалар, кашкарыйлар, ромашкалар һәм башкалар. Май аенда йорт тирәсендә ләлә чәчәкләренең нинди төстәгесе генә атмый: исең китәрлек. Өендә дә гөлләре бик күп.

Менә шулай, үз көенә әкрен генә яшәп ята апабыз. Авыр сынаулар килде аңа. Әле быел, язга чыккач, махсус хәрби операциядә һәлак булган улын җирләде. Бик кызгандык, бергә кайгырдык, сабырлык теләдек Хәлимә апага. Улы бик эшчән, тәртипле, ачык күңелле иде. Авылдан күченеп китеп, Яшел Үзән шәһәрендә зур йорт җиткереп чыккан иде. Гаиләле. Әнисе янына кайтып булышып йөрде. Соңгы тапкыр әнисенең сарай түбәсендәге карын көрәп маташканын күрдек. Сәлам бирде, хәлләрне сорашты. Шуннан контракт төзеп, мин Ватанны сакларга барам дип, китеп барган.

Хәзер инде Хәлимә апаның төп өмете кече улы Алишерда. Улы Казанда яши, эшли. Әнисе янына кайткалап китә. Хәлимә апага Аллаһ Тәгалә сәламәтлек бирсен, тормыш юлын әкрен генә дәвам итсен.

Зәйнәп Нуруллина, Олы Шырдан

Фото авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев