Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Укытучы өметен аклаган шәкерт: Журналист Ризәлә Исмәгыйлева – Күлбаш авылының данлыклы кызы

Бүгенге көндә республикабызда «Тәртип» радиосы киң танылу алган. Аны юлда барганда да, машинада да, өйдә ял иткәндә дә яратып тыңлыйлар. Минем бүгенге язмам – әлеге радионы булдыруда башлап йөрүче, аның редакторы, күп көч куеп хезмәт итүче якташыбыз Ризәлә Исмәгыйлева турында.

Ризәлә Исмәгыйлева (сулдан икенче) туган ягына еш кайта, «Авылым җәүһәрләре» фольклор коллективы чыгышында актив катнаша. / Илсөя Садыйкова фотосы, «Яшел Үзән»

Һәр күренекле шәхес үзенең данлыклы эшләре белән туып-үскән җирен дөньяга таныта. Мәсәлән, шагыйрь Шәүкәт Галиев Апас районын танытса, бөек җырчы Илһам Шакиров моңлы тавышы белән халкыбыз күңелендә мәңгелек урын алды.

Бүгенге көндә республикабызда «Тәртип» радиосы киң танылу алган. Аны юлда барганда да, машинада да, өйдә ял иткәндә дә яратып тыңлыйлар. Минем бүгенге язмам – әлеге радионы булдыруда башлап йөрүче, аның редакторы, күп көч куеп хезмәт итүче якташыбыз Ризәлә Исмәгыйлева турында.

Ризәлә ханым Яшел Үзән районының Күлбаш авылында туып-үскән. Мин Күлбаш мәктәбендә 1989-1993 елларда укытканда, ул инде мәктәпне тәмамлап киткән иде. Аның турында мин биредә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан Мәдинә ападан еш ишеттем. Без якташлар: Мәдинә апа – Апас, ә мин – Кайбыч районыннан.

«Ризәлә – мин укыткан иң булдыклы һәм тырыш укучыларымның берсе. Ул киләчәктә күренекле язучы яки журналист булыр әле, мин аның белән горурланам», – дип әйтә иде Мәдинә апа. Укучысының сәләтен вакытында күреп, аңа дөрес юнәлеш бирүче укытучының роле дә бик зур, билгеле.

Мәдинә апаның бу дөньядан китүенә инде шактый еллар узды. Урыны җәннәттә булсын. Әмма аның сүзләре һаман да колакта яңгырый. Чыннан да, Ризәлә ханым укытучысының өметен аклады. Ул Күлбаш авылы өчен генә түгел, бөтен Яшел Үзән районы өчен дә горурланырлык шәхес. Аның эшчәнлеген күпләр белә, радио-тапшыруларын яратып тыңлыйлар.

Бу язмам Ризәләне тәрбияләп үстергән әти-әнисенә, укытучысы Мәдинә апага, инде мәрхүмнәр, изге Рамазан аенда дога булып ирешсен иде.

Инде ун елдан артык «Тәртип» радиосын якташыбыз Ризәлә Исмәгыйлева җитәкли. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә радио күпләрнең яраткан дулкынына әверелде. Халкыбызның моңын, телен, рухын саклап яңгыраган бу радио алга таба да тыңлаучыларын сөендереп торсын иде. Якташыбызга һәм аның хезмәттәшләренә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңадан-яңа кызыклы тапшырулар теләп калабыз. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр. «Тәртип» радиосы шул җан азыгын халкыбызга озак еллар җиткереп торсын иде.

Габбаз Зиннәтуллин. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев