Түбән Урысбага авыл җирлеге сайлау участогында иртәдән үк шактый кеше инде килеп үз тавышын биргән
Түбән Урысбага авыл җирлеге сайлау участогы халыкны бәйрәм рухы, матур музыка белән үзенә җәлеп итеп тора, шуңадыр да, иртәдән үк шактый кеше инде килеп үз тавышын биргән дә.
- Матур итеп парлашып һәм барлык гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Халык актив, юк вакытларын бар итеп килүләренә рәхмәт. Авылда, беләсез инде, бигрәк тә мондый матур көннәр торганда, ял көннәрендә һәркем эшләрен башкарып өлгерергә тырыша, алда нинди һава торышы буласын белмәгән, - дип уртаклаша җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. - Татарстанда яшәүчеләр сайлауда гаилә белән фотога төшеп, iPhone яки машина ота ала бит, менә Әлфия белән Камил Хәлиуллиннар әлеге акциядә катнашырга булды, аларга бәхет елмаеп, шул ике бүләкнең берсен отарга язсын, дигән теләктә торабыз.
Әйе, бу теләккә без дә кушылабыз һәм башкаларны да әлеге акциядә катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев