ТР хоккей Федерациясе Норлат балалар йортына зур бүләк ясады
Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе вәкилләре белән очрашу Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен чын бәйрәм булды.
Кыйммәтле бүләктән тыш (яңа суыткыч), кунаклар балаларга онытылмаслык тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Федерация тарафыннан оештырылган спорт бәйрәме якты һәм күңелле вакыйгага әверелде. Балалар рәхәтләнеп эстафеталарда, кәшәкә һәм туплар белән уеннарда катнаштылар, хоккей экипировкасын якыннан карадылар. "Ак Барс" хоккей командасының талисманы - Барсик, дусты Федя белән бергә, балаларга шатлык һәм азарт атмосферасын тудырдылар. Аркан тарту һәм заманча бию тәрбияләнүчеләрне берләштерде.
Бу көн балалар өчен дуслык һәм спорт рухының чын дәресе булды. Алар өлкәннәр тарафыннан игътибар һәм кайгыртучанлык тойдылар - бу балалар өчен аеруча мөһим.
Игелекле Йортта тәрбияләнүчеләрнең йөзендә ихлас елмаюлар кунакларда рәхмәт хисләре уятты.
Норлат балалар йорты администрациясе һәм тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасы хоккей Федерациясенең юмарт бүләге һәм бик яхшы оештырылган чарасы өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерә. Бу очрашу балаларның хәтерендә яхшылык, игътибар һәм киләчәккә өмет символы буларак озак елларга калачак. Без дуслыкны дәвам иттерүгә һәм балаларга шатлык һәм илһам бүләк итәчәк очрашуларга өметләнәбез.
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев