Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ТР янгын сагының «Норлат» аерым посты җитәкчесе Илдар Сабиров, актив якташларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерә

Махсус хәрби операция башлану - безнең якта игелекле, ярдәмчел, шатлыкны да, кайгыны да һәм мәшәкатьләрне уртак итә белүче, материаль яктан да, күңел җылысы белән дә бүлешергә әзер кешеләрнең күп булуын исбатлады.

Социаль челтәрләрдә райондашларыбызның хәрби операция зонасындагы якташларына һәрьяклап булышырга тырышулары яктыртыла. Афәрин, яшел үзәнлеләр! Әлеге күркәм гамәлләрегез, яхшылыкларыгыз эзсез югалмас!
ТР янгын сагының «Норлат» аерым посты җитәкчесе Илдар Сабиров актив якташларыбызга шундый рәхмәтле мөрәҗәгать белән чыкты (хат үзгәртелмичә бирелә):

«Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар! Сезгә үземнең иксез-чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең ярдәмегез белән чираттагы гуманитар посылканы безнең СВОда хезмәт иткән егетләребезгә җибәрдем, Аллаһка шөкер! Авылыбыз халкына, спальный мешок тегеп биргән өчен балалар йортында эшләүчеләргә рәхмәт. Гөлсинә апа шул мешокка чехолын тегеп бирде - рәхмәт сезгә.
Бик зур рәхмәт шиномонтаж егетлэре Айрат белән Илнурга. Айрат аеруча да бик зур хезмәт куеп булышты, һәрбер көпчәкне тикшереп, комплектовать итте, Илнур тормозной колодкаларын карап ясап бирде. Күрше Илнур Норлат егетләре белән продукция китерделәр - рәхмәт сезгә, егетләр!
Рәхмәт акчалата ярдәм итүче авылдашларга да, ул акчага җитеп бетмәгән тушенкалар, токмач, газовый баллончик һәм яңа көпчәкләр алынды.
"Ак калфак" оешмасының әби-апалар исеменнән мендәрләр бирделәр, рәхмәт сезгә.
Безнен урам күршеләребез Камәрия апа белән Нурия апа кызлары да үзләренең бик зур өлешләрен кертте. Алар ике коробка кыйбатлы дарулар китерделәр. Бик зур рәхмәт сезгә кызлар! Рузалия апа җылы оекбашлар бәйләп бирде, рәхмәт сезгә.
Норлат егетләре дә бик тә молодцы, булыштылар, көпчәкләрне табып, барып алып кайттылар, бик зур рәхмәт сезгә егетләр!
Күрше авыллар да читләтеп узмады: Сүнчәләй егетлэре берничә көпчәк бирде, Городище егетләре буксировочный трос китерделәр, Карагужа егетләре дә булышты - рәхмәт сезгә.
Берәрегезне искә алмыйча калсам, үпкәләмәгез, сез минем хәтеремдә, берегезне дә онытмаган. Булышкан һәрбер кешегә бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Шушы авыр вакытларда читтә калмавыгыз очен РӘХМӘТ.
Әйе, бик күп сүзләр ишетергә туры килде, булды мыскылы да, булды тәнкыйтьләүчеләр дә, әмма мәрхәмәтле һәм олы йөрәкле кешеләр безнең арада күбрәк булып чыкты. Сез барыгыз да зур йөрәкле, зур хәрефтән Кешеләр! Сезнең изгелекләрегез, эшләгән яхшылыкларыгыз узегезгә, меңе белән әйләнеп кайтсын. Аллаһ Тәгалә үзегезне рәхмәтеннән ташламасын, озын гомерләр биреп, сламәтлектән аермасын. Амин!
Һәрберегезне хөрмәт итеп, Илдар».

Бердәм булыйк, бергә булыйк, якташлар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев