Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Төнлә Осиново бистәсендә янә коточкыч янгын чыга

Осиново бистәсендә йорт яны корылмалары янган.

Төнге сәгать икеләр тирәсендә Осиново бистәсендәге Журавлев урамында яшәүчеләр мунча тәрәзәсеннән чыккан төтенне күреп, йорт хуҗаларын уята. Ул вакытта ут мунчаның агач конструкцияләренә үрләп, хуҗалык сарайларына күчкән була. Янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Янгынны җиңәләр. Нәтиҗәдә, мунча һәм 56 кв.метр мәйданда, бер түбә астындагы хуҗалык корылмалары тулысынча эчтән янып беткән.

Хуҗалар мунчадагы мичне сүтеп, идәнгә измә җәйгән һәм киптерер өчен төнгә җылылык электр вентиляторы кабызып калдырган. ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторларының беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе - электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халыкка электр җылыту приборларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә. Бу аеруча хәзер, түбән температура шартларында мөһим. Завод җитештергән сыйфатлы җылыткычларны гына кулланыгыз, аны даими карап торыгыз һәм күзәтүсез калдырмагыз. Иминлек үзегездән башлана!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев