Олы Якедә бер көндә өч изге эшкә нигез салынды.
Кайчак бер урынның ничек барлыкка килүен аңлар өчен аның тарихын түгел, бүгенгесен күрү дә җитә. Моннан ике ай элек кенә буш кыр булган җирдә бүген юллар сузыла, йортлар калка, балалар мәйданчыгы гөрли, парк төзелә. Ә хәзер биредә чишмәгә яңа сулыш бирәләр, булачак мәчетнең нигезенә капсула салалар һәм алдаудан соң тораксыз калган гаиләгә яңа йорт ачкычы тапшыралар. Олы Яке авылындагы «Тёплое место»да бу көнне өч вакыйга бер ноктада очрашты. Су. Дога. Йорт. Өчесенең дә асылында бер генә төшенчә ята – кеше турында кайгырту.

«МОННАН ИКЕ АЙ ЭЛЕК КЕНӘ ЯЛАН КЫР ИДЕ»
«Тёплое место» проектын Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты, меценат һәм хәйрияче Ильяс Гыймадов җитәкли. Бүген биредә 50 йорт төзелешнең актив этабында. Әле күптән түгел генә бу урын картада гадәти кыр иде, инде хәзер биредә булачак бистәнең контурлары ачык күренә. 20 чакрымнан артык керү юлы вак таш белән ныгытылган, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылган, паркка нигез салынган, чишмә төзекләндерелгән.
Ильяс Гыймадов үзе дә бу үзгәрешнең тизлегенә басым ясады.
– Моннан нәкъ ике ай элек кенә монда ялан кыр иде. Ә бүген сез инде аның ничек үзгәрүен үз күзләрегез белән күрәсез. Без парк булдырдык, бүген чишмәне ачабыз, булачак мәчет нигезенә капсула салабыз һәм ышаныч белдереп безне сайлаган кешеләр – биредәге йортларда яшәүчеләр янына барабыз. Бу эшләргә катнашкан һәркемгә, дусларыма зур рәхмәт. Ә иң зур рәхмәтем – Аллаһ Тәгаләбезгә, – диде ул. Бу сүзләрдә проектның фәлсәфәсе дә чагыла. Йорт төзү – бер нәрсә. Яшәү өчен урын булдыру – бөтенләй икенче.
БАШТА – КЕШЕ, АННАРЫ – ТАБЫШ
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Тёплое место»ның нәкъ менә шул ягын аерым билгеләп үтте.
– Беләсезме, миңа монда иң ошаганы нәрсә? Биредә башта кешеләр турында уйлаганнар, аннары табыш турында. Башта инфраструктура – юллар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, парклар, ял зоналары булдырылган, аннары гына кишәрлекләр сатыла башлаган. Кайвакыт киресенчә була: төзүчеләр башта йортлар сала, ә аннары безгә, Дәүләт Думасына «юллар юк, гаилә белән ял итәргә урын юк» дигән шикаятьләр килә, – диде Илдар Ирек улы.

Чыннан да, шәһәр читендә йорт сатып алу турында сүз барганда кеше диварлар һәм баш өстенә түбә генә сайламый. Ул баласының кайда уйнаячагын, гаиләсе белән кайда йөриячәген, иртән эшкә ничек чыгып китәчәген дә уйлый. Шуңа күрә инфраструктура – матур сүз генә түгел. Ул йортның дәвамы.
ЧИШМӘГӘ – ЯҢА ТОРМЫШ
Татар өчен чишмә – су чыганагы гына түгел, һәрвакыт зуррак мәгънәгә ия булды. Ул – авылның хәтере, очрашу, сусаган юлчының ял итү урыны. Чишмәсе булган җирнең үзенә күрә җаны да бар. «Тёплое место»да төзекләндерелгән «Чишмә»нең ачылуы да, шуңа күрә, гади төзелеш объектының файдалануга тапшырылуы гына түгел.
Ә рухи тормыш өчен биредә тагын бер мөһим адым ясалды – булачак мәчетнең нигезенә капсула салынды. Изге эшкә хәер-фатыйхасын Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зинәтуллин бирде. Кече Ключи мәчете имамы, шулай ук «Тёплое место»да төзелә торган мәчетнең имамы Алмаз хәзрәт тә изге башлангычка үзенең теләкләрен җиткерде. Йортларның саны арткан саен, кешеләрне берләштерә торган урыннарның да әһәмияте арта. Мәчет шуларның берсе булачак.

БЕР АЧКЫЧ – БЕР ГАИЛӘНЕҢ ЯҢАДАН БАШЛАНГАН ТОРМЫШЫ
Бу көннең иң тәэсирле мизгелләренең берсе – Лилия Рәхимовага яңа йорт ачкычы тапшыру булды. Лилия – I төркем инвалид. Ул әнисе белән бергә риелторның мошенник гамәлләре аркасында йортсыз да, яшәү өчен кирәкле акчасыз да калган. Кешенең тормышында бер мизгелдә барысын да югалту фаҗигасен сүзләр белән генә аңлату кыен. Бу тарихны ишеткәч, Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты, «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе президенты, «Тёплое место» бистәсенә нигез салучы Ильяс Гыймадов битараф кала алмый. Ул Лилиягә 6 миллион сумлык җир кишәрлекле яңа йортын бүләк итә.

Өйдә ремонт ясала, җиһазлар алына. Бу эштә хәйрия «Ният» фонды һәм аның җитәкчесе Нияз Усманов та ярдәм итә. Ярдәм йорт ачкычы белән генә тәмамланмый. Лилиягә тернәкләнү узуда да булышалар. Һәм бүген инде аның нәтиҗәләре күренә. Ул утырып тора башлаган, телефоннан файдаланырга өйрәнгән. Хәтта хәбәрләрне борыны белән җыеп яза. Һәм, иң мөһиме, ул хәзер яңалыкларны үзе укып бара – дөньяда ниләр булганын белеп торырга тели. Бу җиңүләр кем өчендер кечкенә тоелырга мөмкин. Әмма Лилия өчен алар ның һәрберсе – алга атлан ган зур адым.
Әлеге гаиләнең яңа йорты төзелеп килүче мәчеттән ерак түгел. Әйтерсең, тормышның иң авыр сынауларыннан соң аларга яңа башлангыч кына түгел, рухи таяныч та бирелгән. Аллаһ канаты астында, дип әйтергә җирлек бар монда. Муниципалитет исеменнән Лилиягә көнкүреш техникасы – суыткыч сатып алуга сертификат та тапшырылды. Лилия белән әнисенең гаиләсе турында тагын бер мәгълүмат.
Ул, бәлки, бу кешеләр хакында иң мөһимен аңлатадыр да. Аларның алты мәчесе бар. Алтысы да кайчандыр урамда калган хайваннар. Кайчандыр алар да ярдәм сорап кеше янына килгән. Лилия белән әнисе, авыр тормыш шартларына карамастан, аларны үзләренә сыендырган. Хәзер исә йортсыз калган бу җан ияләре дә хуҗалары белән бергә яңа өйгә күчте. Кемдер үзендә булганны саклап калырга тырыша. Ә кемдер, үзе авыр хәлдә булса да, тагын бер җанга урын таба. Бәлки, игелекнең иң зур сынавы да шундадыр.
ҺӘРКЕМ ҮЗ ЮЛЫН ҮЗЕ САЙЛЫЙ
Кешенең булган акчасы белән ниләр эшләве, ничек тотуы – үз ихтыярында. Кемдер аны үз рәхәтенә туздыра. Кемдер туплый. Ә кемгәдер, бу дөньяда Аллаһ ризалыгы өчен кешеләргә ярдәм итү мөһимрәк. Ильяс Гыймадов сайлаган юл турында бүген артык күп сөйләргә дә кирәк түгел. Биредә аның нәтиҗәләре күренеп тора – төзелеп килүче йортлар, юллар, балалар мәйданчыгы, парк, чишмә, булачак мәчет. Һәм бер гаиләнең яңа йорты.

Кайчак, хәйрия турында сүзләр күп әйтелә. Ә кайчак, бер йортның ишеген ачып керү – иң көчле дәлил. Лилия белән әнисе өчен бу ишек бүген ачылды. Аларның хәзер яңа танышлары, яңа күршеләре бар. Алты мәчеләре өчен дә җылы почмак әзер. Иң мөһиме – иртәгәсе көнгә ышаныч бар.
«МОНДА ЧЫННАН ДА ҖЫЛЫЛЫК БАР»
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев өчен дә бу урынның үз атмосферасы бар.
– Миңа бу урынга килеп йөрүе рәхәт. Аннан чыннан да җылылык бөркелә. Минемчә, монда яшәү һәм гаилә кору өчен иң яхшы урын, – диде Михаил Афанасьев.

Бәлки, «Тёплое место»ның исеме дә шуннандыр. Биредә әлегә йортлар күп түгел. Әмма инде хәзер үк кешеләр өчен мөһим әйберләр булдырылган. Һәм тагын бер нәрсә бар. Аны проектка кертеп тә, сметага язып та булмый. Бу – кешегә мөнәсәбәт.
БУШ КЫРДАН – ЯҢА БИСТӘГӘ
Бүген «Тёплое место»да 50 йорт төзелешнең актив этабында. Әмма бу – башы гына. Киләчәктә биредә 2400 йорт булдыру планлаштырыла. Ике балалар бакчасы, мәктәп, халык ка кирәкле хезмәтләр күрсәтү учреждениеләре төзү дә каралган. Димәк, сүз чираттагы коттеджлар массивы турында гына бармый. Биредә кешеләрнең көндәлек тормышы өчен тулы бер мохит формалаштырырга җыеналар.
Чын бистә йортлардан түгел, кешеләрдән башлана. Ә җылылыкның иң дөрес күрсәткече – кемнеңдер синең аркада иртәгәсе көнгә ышана башлавы.

Нет комментариев