Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Осиново гимназиясендә һәм «Күкчәчәкләр» балалар бакчасында булды

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнары текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Гыйльманов Камил Камал улы Яшел Үзән районында булды.

Сәфәре барышында депутат С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә һәм 24нче номерлы «Күкчәчәкләр» балалар бакчасында булды. Аларның милли тәрбияне саклау буенча эшчәнлеге белән танышты.

Камил Камал улы укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең профессиональлегенә югары бәя бирде, милли мирасны саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте, яшь буында туган мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев