Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татарлар ничек кунак каршылый? Кече Шырдан авылына Бөтендөнья татар конгрессы килде

Татар халкы борынгыдан ук искиткеч кунакчыл халык булып танылган. Өебезгә кем генә аяк басмасын – дусмы, танышмы, яки бөтенләй чит кешеме сый-нигъмәтләребезне мулдан куеп, ачык йөз белән каршы алабыз. Буыннан-буынга күчеп килгән бу матур гадәтебез бүген дә яши һәм татар йортларында изге йола булып саклана.

Татарда кунак – Аллаһының бүләге. Аның хөрмәтенә иң тәмле ризыклар, күчтәнәчләр әзерләнә, өстәлгә чәк-чәк, бәлеш, коймак, кабартма һәм башка милли ашамлыклар куела. Кунак белән бергә өйгә бәхет, шатлык, файдалы алыш-бирешләр килә дип ышаныла.

Бүгенге көндә дә безнең авылларда бу матур гадәтләр дәвам итә. Казаннан ерактагы кечкенә авылларда да кунакларны күңел ачып каршы алалар. Кичә Кече Шырдан авылында зур бәйрәм булды – биредә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре кунакта иде.

Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева сөйләвенчә, очрашу бик күңелле, илһамлы һәм хәтердә озак сакланачак дәрәҗәдә үтте. Кунакларга авылның матур табигате, бай тарихы, хезмәт сөюче кешеләре турында сөйләделәр. Милли җырлар яңгырады, биюләр биелде, татар ризыкларыннан авыз иттеләр.

«Без һәрвакыт кунакларга ачык! Илһамлы очрашулар дәвамлы булсын», — дип яза Миләүшә Сәлахиева.

Чыннан да, мондый очрашулар авылларның рухи тормышын баета, яшь буынга милли традицияләрне, кунакчыллык кебек изге сыйфатларны өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев