Татар Танаенда Туган якны өйрәнү белемнәре көне уздырылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танаенда Туган якны өйрәнү белемнәре көне уздырылды

Чара барышында балалар туган як тарихы белән таныштылар, «Минем районым» дип исемләнгән мавыктыргыч викторинада катнаштылар.

Шулай ук туган якка багышланган шигырьләрне туган телдә укыдылар. Балаларга авылыбызның тарихы, мәдәни мирасы һәм туган җиребез горурлыгы булган күренекле кешеләре турында сөйләделәр.

Көн «Туган якның сихри нуры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән тәмамланды. Анда Яшел Үзән районының тарихы, географиясе һәм мәдәниятенә багышланган китаплар, шулай ук җирле авторларның әсәрләре тәкъдим ителде.

— Балаларга туган як тарихын белү, аның мәдәни мирасын хөрмәт итү һәм туган телне кадерләү мөһим, — дип сөйләде мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.


Нет комментариев