Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае мәктәбе укучыдары ничек шундый зур дәрәҗәләргә ирешә, моның сере нидә?

Татар Танае мәктәбе укучылары илкүләм бәйгеләрдә җиңү яулый

Татар Танае мәктәбендә 9нчы сыйныфта белем алучы Лилия Җамалиеваның «АгроНтри» (Агрофән, технология, үсеш, инновацияләр) Бөтенроссия бәйгесендә 3нче урынны алып, казанышлары өчен Мәскәүгә барып кайтуы хакында газетабызда язган идек.

Бүген исә «Мәктәп дулкынында» сәхифәсендә әлеге бәйгедә Татар Танае мәктәбе укучыларының ел саен ничек итеп катнашулары һәм җиңүгә илткән юллары хакында сөйләшәбез.

2018 елдан авыл һәм кече шәһәр мәктәпләре өчен үткәрелә башлаган бәйгедә Татар Танае укучылары бишенче ел катнаша. Ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы hәм РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан хуплана, югары бәяләнә. Бу конкурста җиңүчегә КГАУ, КГАВМ кебек уку йортларына кергәндә БДИга 10 балл өстәлә. Очный этапта катнашып, финалга үтмәгән укучыга исә 7 балл бирелә. «АгроНТРИ» олимпиада шикелле үк интеллектуаль hәм иҗади бәйге булып санала.

Ул берничә этапта уза. Теркәлгәннән соң һәр катнашучы логин һәм пароль белән кереп, сорауларга җавап бирә. Баллар нәтиҗәсендә икенче этапка үтә.

– Безнең мәктәп укучылары югары баллар туп­лап, гел икенче баскычка уза. Узган ел хәтта, Казан дәүләт аграр университетында оештырылган очный этапка, 12 укучы бардык. Биредә практик һәм теоретик этапларны үтәсең. Һәм менә узган ел Лилия Җамалиева финалга чык­ты. Өченче этапка узуыбыз беренче тапкыр булды. Гел берничә генә балл җитми кала иде, бәхет елмайды. Финал сентябрь аена билгеләнде, – дип сөйли Татар Танае мәктәбендә химия һәм биология фәненә мәхәббәт уятучы остаз һәм ТР атказанган укытучысы Асия Закирова.

– Шулай итеп, җәй буена бирем алып, кайтып киттек. Без «АгроБио» номинациясе катнашучысы буларак, бөҗәкләрдән коллекция, үсемлекләрдән гербарий ясарга тиеш идек. «АгроБио» юнәлешенең максаты да мәктәп укучыларында авыл хуҗалыгы һәм декоратив культуралар үстерүнең нигезләре һәм экологик куркынычсыз технологияләре турында кирәкле белемнәрне формалаштыру. Авыл хуҗалыгы корткычларын җыеп, коллекциягә урнаштырдык. Үсемлекләр белән дә шулай ук. Җәе буе туплаган хезмәтебезне Лилия презентация белән яклады. Гомумән, Бөтенроссия бәйгесе җитди әзерлек сорый, шул вакытта гына югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шунысын да ассызыклап үтәсем килә: безнең номинация­дә 120 укучыдан өчесе финалга узды. Һәм алар бер команда булып ярышты. Өченче урын алып, бронза медальгә лаек булулары зур дәрәҗә. Җиңүчеләр Мәскәүдә узган «Алтын көз –2023» агросәнәгать күргәзмәсендә бүләкләнде.

Әлеге бәйгедә Татар Танае мәктәбе укучылары быел да катнашкан, бу көннәрдә нәтиҗәләр билгеле булачак. Гомумән, без авыл балалары дип, йомылып, бер казанда гына кайнап яшәмиләр. Чөнки төрле дәрәҗәдә уздырылучы бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашырга илһамландырып торучы укытучылары һәм үз хәер-фатихасын биреп, һәр укучыны рухландыручы Венера Гарипова кебек көчле директорлары бар. Әти-әниләр дә балаларының укудан тыш чараларда катнашуына гел ярдәм итеп, теләктәшлек белдереп тора.

-Укытучыларыбызга, аеруча Асия Шәүкәтовнага чиксез рәхмәтлемен. Алар юнәлеш күрсәтеп, кулыбыздан җитәкләп йөртмәсә, җиңүгә дә ирешеп булмас иде. Әлбәттә инде, укучының үзеннән дә тора. Мин сайтка кереп лекцияләр укыдым, әзерләндем. Һәм тырышуыбыз бушка китмәде. Мәскәү бик ошады, сүз белән генә аңлатырлык түгел, беренче һәм онытылмаслык сәяхәтем, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Лилия.

Лилия килә­чәк­тә юрист һө­нәрен сайларга җыена. Бу көннәрдә төп дәүләт имтиханына әзерләнүе. Лилия, киләчәгең якты, сикәлтәсез булсын! Туры юлдан тайпылмыйча, куйган максатларыңа ирешергә язсын.06:02

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы! Афәрин диясе генә кала. Монда укучының да, укытучының да бик күп көче кергән. Лилиянең чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын, теләгән теләкләре кабуллардан булсын дигән теләктә калабыз! Ә инде безнең Асия Шәүкәт кызына килгәндә, ул нинди генә эшкә алынса, бөтен көчен биреп, җиренә җиткезеп эшли торган ханым. Аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының таянычын тоеп, укучыларының хөрмәтенә төренеп тагын да зур уңышларга ирешүен телибез!