Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае мәдәният йортында «Тугрылык балачактан башлана» чарасы узды

8 июль көнне Татар Танае авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Тугрылык балачактан башлана» дип исемләнгән тематик уен программасы оештырылды.

Чара башында алып баручы балаларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең тарихы һәм аның гүзәл гореф-гадәтләре белән таныштырды. Аннары балалар ике командага бүленеп, кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар:

  •  Тизлеккә бәрәңге утырттылар һәм җыйдылар
  •  Пар табу буенча яшерен биремнәрне үтәделәр
  •  Аерым таҗлардан бәйрәм символы булган ромашка чәчәге җыйдылар

- «Мондый уен форматы балаларга гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен яхшырак аңларга ярдәм итәчәк. Ул катнашучылар арасында дуслык җепләрен ныгыта һәм бәйрәмнең җылы, дустанә атмосферасын тудыра», — дип яза мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Бәйрәм бик күңелле узды һәм балаларда якты истәлекләр генә калдырды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев