Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае китапханәсендә Рафаэль Мостафинның тууына 95 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе узды

Татар Танае китапханәсендә танылган язучы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рафаэль Мостафинның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Красная ромашка» («Кызыл ромашка») дип аталган бер китап күргәзмәсе узды.

Чара кысаларында китапларны кычкырып уку оештырылды.

Рафаэль Мостафин — бөек шагыйребез Муса Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең батырлыгын дөньяга таныткан, аларның якты исемен үлемсез иткән шәхес. Чарада катнашучылар китап битләре аша геройларыбызның рухына кагылдылар, шигырьләр тыңладылар.

Батырларның исеме мәңгелек, аларның тарихын өйрәнү — безнең бурыч! Китапханәбезгә килегез, укыгыз, хәтерләгез!

Татар Танае китапханәсе мөдире Гөлнур Бикзиннурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев