Татар Танае авылының ир-атлары зиратны тәртипкә китерергә өмәгә җыелды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылының ир-атлары зиратны тәртипкә китерергә өмәгә җыелды

Дөнья куабыз, планнар корабыз... Ләкин кем генә булсак та, баймы, ярлымы – барыбызның да барасы җире бер.

Ул – мәңгелек йортыбыз. 

Бүген Татар Танае авылының ир-атлары бердәм булып әлеге изге урынны – зиратны тәртипкә китерергә өмәгә җыелды. Зират өстен җыештыру, агач-куаклардан арындыру – ул үткәннәргә хөрмәт һәм киләчәккә үрнәк.

Авылыбызның киләчәге – безнең кулда. Бүген башкарылган һәр изге эш иртәгәге көнгә өмет булып кайтыр. Күмәк эшнең бәрәкәте зур! Катнашкан һәркемгә Ходай игелекләрен бирсен. 

Видео: Чулпан Гисматуллина


 


Нет комментариев