Татар Танае авылында яшәүче Фәрид Ярулла улы Гәптрәхимов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылында яшәүче Фәрид Ярулла улы Гәптрәхимов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярны Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин котлады.

Фәрид абый күп еллар Ленин колхозында хезмәт куйган. Бүгенгесе көнне Рәминә апа белән, балалар, оныклар, оныкчыклар рәхәтен күреп, иңне-иңгә куеп яшиләр. Авыл җирлеге җитәкчелеге юбилярны котлап, озак елларга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет теләп, бүләкләр тапшырды.

Әлеге теләкләргә "Яшел Үзән" редакциясе дә кушыла.


Нет комментариев