Татар Танае авылы мәктәбенең ЮИД командасы яшь инспекторлар конкурсында 2нче урын яулады
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылы мәктәбенең ЮИД командасы яшь инспекторлар конкурсында 2нче урын яулады

Укучыларны зур уңыш белән котлыйбыз!

Татар Танае авылы мәктәбенең ЮИД (Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары) командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч-2026» («Безопасное колесо-2026») яшь инспекторлар республика конкурсының муниципаль этабында мактаулы 2нче урынны яулады!

Бу — балаларның юл кагыйдәләрен яхшы белүен, җитезлекләрен һәм зур тырышлыкларын күрсәтүче олы нәтиҗә. Без сезнең белән горурланабыз!

Булдырдыгыз, егетләр һәм кызлар! Сезгә алга таба да яңадан-яңа җиңүләр һәм һәрвакыт куркынычсыз юллар телибез!


Нет комментариев