Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара узды

Ватанны саклаучылар көне – ул батырлык, кыюлык, тәвәккәллек бәйрәме.

Бу көн – сугыш кырларында яуланган данны, илебезне саклаган һәм саклаучы ир-егетләрне хөрмәтләү көне. Күркәм традиция буенча, бәйрәм алдыннан армия сафларында хезмәт иткән һәм бүген дә ил чикләрен саклаучы барлык ир-атларны котлау гадәткә кергән.

22 февраль көнне Татар Танае авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә чын ир-егетләр өчен күңел ачу программасы оештырды. Чара барышында зирәклеккә, җитезлеккә, төгәллеккә һәм көч-чыдамлыкка бәйле ярышлар үткәрелде. Иң көчле һәм актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да күтәренке күңел белән таралышты, уңай хис-кичерешләр, көчле энергия алды.

— Бу чара ир-егетләребезгә хөрмәтебезне белдерү, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге булды. Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хатирә калдырды, — дип билгеләп үтте мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев