Татар Танае авылы китапханәсендә балалар өчен «Әкиятләр патшабикәсендә кунакта» викторинасы узды
Татар Танае авылы китапханәсендә балалар өчен «Әкиятләр патшабикәсендә кунакта» дип исемләнгән кызыклы викторина узды.
Китапханәгә кунакка яраткан геройларыбызның берсе — Белмәмеш (Незнайка) үзе килде!
Балалар Белмәмеш белән бергә яраткан китаплары буенча сәяхәт иттеләр, әкият төрләре белән таныштылар һәм онытылып барган иске әкиятләрне искә төшерделәр.
Чараның иң кызыклы өлеше — «Әкият белгечләре»уены булды.
Укучыларыбыз берничә турда көч сынашты:
«Әкиятне таны»
«Геройны бел»
«Сорау-җавап»
Балалар үзләренең никадәр күп укыганнарын һәм татар, рус, чит ил язучыларының әкиятләрен яхшы белүләрен исбатладылар. Соңыннан һәркем үзенең яраткан герое турында сөйләде.
«Бу уен балаларның китап белән дус икәнлеген тагын бер кат күрсәтте», — дип билгеләп үтте китапханә мөдире Гөлнур Бикзиннурова.
Ә сезнең яраткан әкиятегез нинди?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев