Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Таш каладан буш яланга: Цивилизацияне малларга алыштырып буламы?

Ялан кыр уртасында өр-яңадан тормыш башлауны күз алдына китерәсезме? Берни юк, буп-буш җир. Нәкъ менә ике ел элек Бишнә авылы янындагы басуга Габделвәлиевләр гаиләсе Осиноводан кайтып төпләнә.

Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин: «Шәп мате­риал таптым, кызлар», – дип үз артыннан ияртеп, авылдан читтәге кырга алып килгәч, аптырап калдык. Безне берничә техника, кечерәк кенә йорт, төзелеп бетмәгән корылма һәм дүрт эт каршы алды.

– Гөлнара һәм Марат Габ­делвәлиевләр безнең җирлеккә күчеп килгән гаилә. Кайтканда дүрт баш мөгезле эре терлекләре бар иде. Бүгенгесе көндә 17 башка җиткерделәр инде. Үз көчләре белән ферма төзи башладылар. Пай җирләрен сатып алдылар. Биредә утарда яшәгән кебек гомер итәләр. Үзләренә скважина казыдылар, – дип таныштыра башлады Илгиз Мәгъсүмович.

Башлык белән сөйләшкән арада хуҗабикә Гөлнара да әңгәмәбезгә кушылды. Гөлнара Юдинода туып-үскән кыз. Осиновода үз йортлары белән яшиләр, әмма мал-туар тоту өчен анда урын аз була. Шәһәр тормышына өйрәнгән, тулы цивилизациядә яшәгән яшь гаиләнең шуның кадәр табигать кочагында мал-туар асрап яшисе килдеме икән? Гаҗәпләнүемнең чиге юклыктан, бер-бер артлы сорауларымны яудырып кына тордым.

­– Балачактан килгән хыял дисәң дә була. Өчәү утырдык та, шундый карарга килдек. Бигрәк тә улым белән ирем авыл тормышын ярата. Улым хәтта 9нчы сыйныфтан соң Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде, ветеринария табибы булырга тели. Ни өчен Бишнәме, вакытында монда печән алырга килгән идек. Шуңа да бу якларны әзме-күпме беләбез. 9 сыер, 8 бозавыбыз бар. Терлекләрне читтән кайтармыйбыз, – дип сөйли Гөлнара. ­– Цивилизациядән читтә яшәве бик рәхәт, һавасы гына да ни тора! Без монда ике кыш чыктык инде. Беренче кыш карлы булгач, авыргарак туры килде, юлны ирем чистарта.

(Кыскартып бирелде)

Язманы тулаем газетабызның №30 (1 август, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев