Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Табын күрке булган чәк-чәк

Милли ризыгыбыз чәк-чәкнең камыр кисәкләре, гаилә әгъзалары һәм туганнар кебек, бал белән бер-берсенә яхшылап беркетелгән, хәзер гади тоелган сый — туганлык, бердәмлек символы.

- Авылыбызның иң шәп чәк-чәк пешерүчесе Илсияр апа безгә чәк-чәк пешерү остаханәсе оештырды. Чәк-чәк пешерү серләрен өйрәтте, кызларым бик теләп катнаштылар, ясап бетергәч, утырып баллы чәк-чәктән авыз иттек. Чәк-чәк искиткеч тәмле булганБез бу чәк-чәкне Аллаһы боерса бик матур бер узасы чарага пешердек, - дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Риваять буенча, кайчандыр Болгар ханы үз балаларының туена моңарчы бер дә кеше татып карамаган тәм-том бүләк итәргә тели. Ханның тәлапләре дә була: ул җиңел әзерләнергә, озак сакланырга һәм бәйрәм табынын бизәргә тиеш. Шулай ук ул бу сый алга таба Болгар ханлыгы символына әйләнергә тиеш була. Хан бик күп ризыклар татып карый, әмма барлык тәлапләргә бер көтүче хатыны пешергән тәм-том гына туры килә: ул аны бал, йомырка һәм оннан ясаган була. Сый үзе җиңел, үзе искиткеч тәмле тоела ханга.

Бүген дә табын күрке булган чәк-чәк әнә шул заманнардан килеп җиткән безгә. Чәк-чәкнең камыр кисәкләре, гаилә әгъзалары һәм туганнар кебек, бал белән бер-берсенә яхшылап беркетелгән, хәзер гади тоелган сый — туганлык, бердәмлек символы. Белеп торыгыз: 14 октябрь чәк-чәк туган көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев