Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сорау-җавап

Мин Югары Урысбага авылы кызы, хәзерге вакытта әти-әнием янына кайтып йөрим.

Ничә еллардан бирле Урысбагада юллар начар ачыла, или главалар килгәндә генә яхшылап чистарталар. Ә безнең урам тыкрыгында (улица Цветочная), ул бөтенләй диярлек ачылмый. Әнием шалтыраткач: «Түләп ачтырасы була икән Илшат абыеңа, чөнки юлдан йөреп булмый, сөт бирергә чыгасым бар», – ди. Хакимиятнең «кайнар линия»сенә дә әллә ничә тапкыр шалтыраттым, алмадылар. Башлык Хәйдәр Сибгатуллин юллар схемага кермәгән, шуңа ачылмый дип җавап бирә. Ашыгыч медицина ярдәме белән янгын сүндерү машинасы килсә, керә алмыйлар. Аллаһ сак­ласын! Бу мәсьәлә буенча алга китеш булырмы икән? Газета аша җавап көтәбез.

Хөрмәт белән, Ләйсән Ким.

Түбән Урысбага җирлегендә юлларыбыз даими чистартылып тора. Сорауда әйтелгән урамда да юл әйбәт. Бу гаиләгә бакча артыннан кистереп чыга торган юлны ачарга кирәк. Ул безнең схемага кермәгән. Чәчәкле урамына таш юл җәелгән һәм кышын чис­тартыла,дип җавап бирде Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

11

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев