Әссәламәгаләйкүм, кызлар!!!
Менә минем Карәтмәндәге шәкертләр бик зур эш башкара. Алар каникулга кайткан һәм авылда яшәүче балаларны мәчеттә укыта, әхлак дәресләре үткәрә.
Карәтмәндә абыстай вазифасын башкаручы Нәзифә ханым укыта, аның ярдәмчесе – Флёра ханым, шулай ук балаларның әти-әниләре дә ярдәм итә.
Әлбәттә, төп оештыручы, җан атып йөрүче – Әхтәм хәзрәт. Аларга Аллаһ Тәгалә үзе ярдәм бирсен!!! Балалар белән эшләре шулай гөрләп барсын!!!
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Нет комментариев