Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Солдат әниләренә мәдхия

Норлат мәдәният йортында ветераннар советы инициативасы белән «Солдат әниләренә мәдхия» дип аталган бәйрәм кичәсе узды

Бәйрәм кунаклары – Норлат һәм Татар Исламы авылларының солдат әниләре һәм хатыннары, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары.


Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре бик күңелле, матур кичә программасын әзерләгән иде. Талантлы җырчылар – Хөршидә Гайнуллина, Гөлчәчәк Шакирова, Әлфирә Газизова башкаруындагы әни турында күңелгә үтеп керерлек җырлар улларының фронттан кайтуын көтеп торучы, сабыйга бишек җыры-дога җыр­лаучы әни (Инзилә Галиуллина һәм Илфира Гарифуллина), матур татар биюләре, Гөлсинә Нурмиева һәм Гөлшат Хәбирова шигырьләре белән үрелеп барды.


«Ак калфак» әгъзалары – Равилә Шәрәфетдинова, Мөнирә Хәйруллина, Фәридә Кәримова, Рәмзия Шәйдуллина солдат әниләренә һәм хатыннарына ана мәхәббәте турында яраткан җырларын бүләк итте.


Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров барлык хатын-кызларны узган 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, солдат әниләренә һәм хатыннарына чәчәкләр һәм азык-төлек пакетлары тапшырды. «Ярдәм янәшә» хәйрия акциясендә катнашкан авыл активистлары Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровның Рәхмәт хатларын алды.


Норлат авылы ветераннар советы рәисе Роза Ягудина кунак­ларны бәйрәм белән котлады һәм барлык битараф булмаган кешеләргә маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясау, фронтка гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча риясыз хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бу истәлекле бәйрәмне әзерләгән Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Исемнәрен җәмәгатьчелеккә белгертергә теләмәгән барлык иганәчеләргә, «Чәчәкләр» кибете хуҗасы Илшат Шакировка солдат әниләре һәм хатыннарына чәчәк бәйләмнәре биргәне өчен дә изге теләкләрне генә җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев