Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сания Закирова: «Җәмгыятьне матур һәм сәламәт тотасың килсә, барың бер ноктага сугып эшләргә кирәк»

Хәзерге дөньяны, яшәешне диннән башка күз алдына китереп булмый.

Аңа рәхмәтле рәвештә кешелек әхлакый яктан тотнаклы. Чөнки Коръәннең һәр аятендәге гыйлем һәм тәрбия куәтенә исең китәрлек.

Яшел Үзән районы дин әһелләре халык белән тыгыз бәйләнештә хезмәт итеп, зур эш башкара. Мәчетләребездә тормыш проблемаларына кагылышлы тәрбияви чаралар һәрдаим булып тора. Әле узган атнада гына шундый күркәм очрашуларның берсе – Норлат авылы «Хәмзә» мәчетендә имамнар, мөгаллимәләр, укытучылар, мәктәпнең чыгарылыш 9, 11нче сыйныф балалары һәм чакырылган кунаклар белән «Җәмгыять ул – гаилә, мәктәп, дин» дигән темага түгәрәк өстәл артында фикер алышу узды. Форумны Яшел Үзән мөхтәсибәте, Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин тәкъдиме белән районыбызның «Мөслимәләр» җәмгыяте оештырды.

– Шушы авылда яшәп, үзеннән соң матур мирас итеп калдырырлык, рәхмәт белән искә алырлык гамәлләр кылган райондашыбыз Хәмзә Вәрис улы төзеткән мәчеткә җыелдык. Бүгенге дәрес-мәҗлесебез тематикасына туры килерлек, үрнәк итеп күрсәтерлек якташларыбыз­ның берсе ул. Бүген биредә әле, изге эшләре белән олы хөрмәткә ия егетләребез – хәрби операция зонасына ярдәм итүне хәзерге вакытта яшәү рәвеше иткән Фәрит Зыятдинов, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер Рамил Миргалиев, һ.б. кебекләр чыгыш ясар, – дип, чараны башлады Габделхәмит хәзрәт. – Андыйлар турында балаларыбыз белсен, ишетсен һәм үзләре өчен үрнәк итеп алсын иде. Тәрбия, әлбәттә, гаиләдән башлана, әмма җәмгыятьтә дә бу юнәлештә эшләргә зур игътибар бирергә тиешбез. Яшь буынны мәчетләребезгә тартырга, шулай ук, әхлак, олы буынга хөрмәт, телебезне-милләтебезне саклау төшенчәләрен сеңдерергә тырышырга кирәк. Телебезне саклауга аеруча басым ясыйсы килә. Чөнки, тел белән бергә милләт тә юкка чыгачак. Моңа юл куярга ярамый.

Җыенга, Идел аръягы авыллары имамнары белән, дини дәресләр алып баручы остазлар да килгән иде. Киләчәк буынга кагылышлы мәсьәләләр хәл ителгәндә, барысы да мөһим һәм читтә калып булмый. Ә биредә, чынлап та, киләчәктә кулланырлык әһәмиятле тәкъдимнәр, киңәшләр яңгырады. Көндәлек тормышта гаилә, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты эшчәнлеге белән үреп, балаларга гыйльми тәрбия белән беррәттән, әхлакый һәм дини тәрбия бирү темаларына остазлар, хәзрәтләр тарафыннан актуаль чыгышлар ясалды. Ватанпәрвәрлек һәм бу тормышта дөрес һөнәр сайлап, үз юлыңны дөрес табу турында сүзләрне тәҗрибәле Фәрит һәм Рамил абыйларыннан ишетү балалар өчен бик кызык­лы һәм үтемле булды. Гомумән, форумда шушы якта, шушы туфракта туып үскән, җиң сызганып хезмәт итүче һәм туган төбәкләрендә төпләнеп калган, Норлат мәктәбенең быел киләчәкләрен сайлау алдында торган 9нчы, 11нче чыгарылыш сыйныф укучыларына юнәлеш һәм үрнәк күрсәтерлек райондашларыбыз катнашты.

– Бүген җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, татар халкы, мөселманнар өчен борчылу – милләт язмышы, диннең тоткан урыны хакында тирәнрәк уйлануга этәрә. Бигрәк тә әхлакый халәтнең түбән булуы, яшьләрне тәртипсезлеккә этәрүче чараларның авылларга да үтеп керүе безне бик тә борчый. Бүген менә шул мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендәге эшчәнлек турында фикер алышу максатыннан җыелдык. Көн кадагында торган мәсьәләләрне якын-тирә авыл имамнары, мөслимәләре белән бергәләшеп хәл итү өчен Норлатта шундый җыеннар үткәрү үзәген булдыру тәкъдиме өчен мөхтәсибебез Габделхәмит хәзрәткә рәхмәт, – дип чыгышын башлады, әлеге очрашуны оештырган Яшел Үзән «Мөслимәләр» җәмгыяте җитәкчесе Сания ханым Закирова. – Кеше китә – эзе кала, диләр. Шушы «Хәмзә» мәчетендә догалар укыла башлаганга утыз ел булган, ә Хәмзә Вәрис улы бакыйлыкка күчкәнгә бер ел. Нинди алга карап эшли торган кеше булган ул. Инде аның тагын бер уйланылган, яшьләрне авылда калдыру юнәлешендәге эше – Албабадагы механизаторлар әзерләү уку йорты. Ул 2019 елда соңгы белгечләрен чыгарган һәм ябылган. Хәзерге вакытта шунда укыганнар кырларыбыз­да хезмәт итә. Тагын ун елдан җирләребезне кем эшкәртер, кем икмәк үстерер?! Бүген җыеныбызда катнашкан 25 бала мәктәпне тәмамлап, һөнәр үзләштерү өчен шәһәргә юл алачак. Бер киткән баланың авылга, әти- әни нигезенә әйләнеп кайт­каны бармы хәзер? Юк! Бу хәлләр безне бик борчый. Мин Казанда әлеге проблемалар күтәрелгән укытучылар форумында да, абыстайлар җыеннарында да катнаштым һәм аларның һәммәсендә балалар белән эшләү темасына басым ясала. Бүген юкка гына әлеге балаларны бирегә чакырмадык. Алар мәктәптән дә, ата-ана йортыннан да чыгып китәчәк. Олы тормыш юлына аяк басканда тәҗрибәле киңәш, үгет-нәсыйхәт бирердәй абый-апаларын ишетсеннәр, үзләренә кирәкле мәгълүмат алсыннар, дидек. Шул рәвешле, мәктәп-мәчет-гаилә кулга-кул тотынышып эшләсәк, һичшиксез, нәтиҗәләрен күрербез, иншАллаһ. Мәктәп чараларына имамнарны чакырырга кирәк. Дин сабакларын өйрәтү өчен түгел, мәсәлән, авыл тарихын, аның кешеләре, үткәннәре турында сөйләшергә. Үзебезнең якның истәлекле, матур урыннарына экскурсияләр оештырырга. Җәмгыятьне матур тотасың килсә, барың бер ноктага сугып эшләргә кирәк.

Безнең районда кайбер авыл мәчетләрендә инде балалар белән эшләү практикасы бар. Җәйге каникул айларында мәчет аларның вакытын файдалы да, күңелле дә итеп уздыру урынына әйләнде. Без бу хакта газетабызда да яздык. Әлеге форумнан соң аларның саны артыр, кышкы каникулларда да укучылар өйләрендә телефоннарына текәлеп утырмас, дип ышанабыз.

– Бик матур, бик эчтәлек­ле һәм бик кирәкле очрашу булды,– диде Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров. – Догалар да кылдык, мәңгелеккә киткән якташларыбызның рухлары шат булсын. Аллаһ Тәгалә бирүче дә, алучы да – шуңа риза булганда гына бәхеткә ирешергә мөмкин. Кыйммәтле киңәшләр, тәҗрибәләр алдык – оештыручыларга да, үтемле итеп чыгыш ясау­чыларга да рәхмәт. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев