Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Омтылыш» төркеме Волонтерлар көне уңаеннан концерт оештырды

Волонтерлар көне белән тәбрикләп, бүген үзләренең беренче чыгышларын тәкьдим итүче «Омтылыш» төркеме турында язып үтәм.

Үзенең моңлы тавышы белән күптән инде авылдашлар мәхәббәтен казанган Алфира Газизова оештырган әлеге биш кешедән торган сәнгать осталары, дөресе шул, теләсә кайсы мәдәният йортында чыгыш ясасалар да, көчле алкышларга ия булачак.

Алып баручы, нәфис сүз остасы, укытучы Әлфия Хәлиуллинаны без инде күптән "Татар сүзе" бәйгеләрендә беренче урыннар яулаганын беләбез. Әниләр турындагы, Ә. Атнабай, Ф. Кәрим шигырьләрен яттан сөйләве, мәзәк хәлләрне дә кушып көлдереп алулары, тагын бер кат  сүз остасы икәнен күрсәтте. Абыйлы-энеле Камил белән Фәрит Хәлиуллиннар районыбызның бар яктан сәләтле егетләре. Берсе гармунда өздереп уйнаса (икесе дә уйный), Фәрите йөрәкләргә үтеп керерлек итеп моңлы җырлар башкарды. Шулай ук Эльвира Яковлеваның да җырлавын сагынган идек, моңлы сандугачыбыз Альфира белән дә, аерым да рәхәтләнеп бәйрәм ясадылар.

"Омтылыш" төркеме үз тамашачысын табып, озак еллар халыкка мәдәният хезмәте күрсәтсен! Искиткеч талантларга бай икән безнең район (Хәлиуллиннар Урысбага, Фәрит Кече Ачасыр авылыннан), диеп сокланып, алкышладык.

Розалия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев