«Өммегөлсем» ансамбле игенчеләргә концерт оештырган
Игенче дус - икмәк үстерүче, Табыннарга муллык өстәүче. Чын күңелдән хезмәтенә гашыйк Тир агызып җирдә эшләүче.
Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстреү белән шөгыльләнгән. Икмәк үстерү гаять авыр һәм катлаулы эш. Уңышны вакытында җыеп алу игенче өчен иң җаваплы һәм шатлыклы вакыт.
- Үстергән ашлыкларыбызны суктыруда ут куршелэребез булган Мари Эл республикасыннан үзенең "тимер аты" белән Олег Лесников ярдәмгә килде. Мәдәният йортыбызда эшләп килүче "Өммегөлсем" ансамбле кызлары егетләребезгә хөрмәт йөзеннән берничә концерт номеры күрсәтеп китте. Гел шулай исән-сау булып, күршеләр белән дус-тату, бердәмләшеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын, - дип яза Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев