«Өмет» (Надежда) волонтерларының Норлат штабы фронт өчен 2 партия гуманитар йөк җибәрде
Аны сугышчыларга Яшел Үзән башкарма комитеты һәм «Сугышчан туганлык» волонтерлары илтеп тапшырачак. Яшел Үзәнгә товар китергән, төягән һәм бушаткан өчен Зыятдинов Фәрит Ярхам улына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Штабта армый-талмый хезмәт итүче хөрмәтле волонтерларыбызга, Мулла Иле, Норлат, Күгәй, Бакырчы, Акъегет авылларында яшәүчеләргә фронт фондына ихтыярый кертемнәре өчен зур рәхмәт.
Безнең девиз: "Сез безнең өчен сугышта, без сезнең өчен тылда".
Кадерле хезмәтчәннәрем, осталарым!
Сез 17 көн эчендә чираттагы әхлакый батырлык кылдыгыз, 4 партия гуманитар йөк әзерләдегез. Аларның барысы да Сезнең изге кулларыгыз, ихлас күңелегез белән җыелган.
Һәм бүген сез беренче чакыру буенча ярдәм итәргә килдегез, үз эшләрегезне, гаиләгезне калдырып, вакыт һәм теләк табып. Сез барыгыз да биредә кирәк һәм мөһим.
Безнең тегүчеләргә, маскировка челтәрләре ясаучыларга, "коры душ", антидрон челтәрләре, машина йөртүчеләргә, үз хезмәтләре белән сугышчыларның фронт тормышын җиңеләйтүчеләргә бик зур рәхмәт.
Барыгызны да яратам һәм хөрмәт итәм. Сез халкыбыз горурлыгы, - дип сөйли Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев