Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырданда гомер итүче Әминә Миңнулла кызы Закировага 90 яшь тулган

Бу уңайдан юбилярны район башлыгы һәм җирле үзидарә исеменнән авылның депутаты Наҗия Хәсәнова өенә барып котлаган һәм бүләкләр белән бергә җылы теләкләрен дә җиткергән.

-Әминә апа гомере буе колхозда эшләде, төрле урыннарда хезмәт куйды, лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы 10-12 елын бозаулар карады. Өч бала табып үстерде, кызганыч, бер улын югалту авыр хәсрәтләрен дә кичерде. Бик сабыр, тыныч карчык Әминә апа. 31 ел каенана белән яшәп, тәрбияләп, мәңгелек юлга озатты, - дип уртаклаша Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. Кызы Горький исемендәге заводта эшли, шәһәрдә. Әминә апа улы һәм килене тәрбиясендә яши. Без аңа шатлыклы көннәр, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Аллаһ Тәгалә биргән гомерләрен балаларының кадер-хөрмәтендә, сөенеп яшәргә насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев