Олы Шырдан мәдәният йортында «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан мәдәният йортында «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе узды

Кошларны бергә саклыйк. Кышның салкыннарына караганда да, ачлык кошлар өчен куркынычрак.

Бигрәк тә хәзер — кышның икенче яртысында, агачларда җимешләр юк, нәни дусларыбызга ризык табу бик кыенлаша. Күп кенә кошлар нәкъ менә ачтан үлә...

-Олы Шырдан мәдәният йортында «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе узды. Мәдәният йорты янындагы агачларга балалар үз куллары белән ясаган җимлекләрне элделәр.

«Бу акция кошларга ярдәм итү генә түгел, ә балаларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү дә», — дип яза мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Сез дә кушылыгыз — бер уч җим дә кош гомерен саклап калырга мөмкин!


Нет комментариев