Олы Шырдан авылында «Хәтерләү - яшәү өчен кирәк» исемле митинг һәм «Хәтер шәме» акциясе узды
22 июнь - тарихыбыздагы иң фаҗигале даталарның берсе. Нәкъ менә бу көнне, 1941 елда, кешелек тарихындагы иң дәһшәтле сугышларның берсе - Бөек Ватан сугышы башлана.
Сугыш тәмамланып, Җиңү яулавыбызга күп еллар үтсә дә, 22 июнь халкыбыз хәтерендә мәңгелек кайгы һәм тирән хөрмәт көне булып саклана.
21 июнь көнне Олы Шырдан авылындагы Мәдәният йорты янында урнашкан Обелиск янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтерләү - яшәү өчен кирәк» («Помнить, чтобы жизнь продолжалась») исемле митинг һәм «Хәтер шәме» акциясе узды.
🇷🇺 Чарада сугыш кырларында ятып калган 125 авылдашыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, аларның батырлыгы һәм Ватан өчен биргән гомерләре алдында баш идек.
Батырларның исеме күңелләрдә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев