Олы Шырдан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен чын бәйрәм оештырды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен чын бәйрәм оештырды

Сәламәтлекне ныгыту максатыннан, барысы бергә җыелып «Бертуган Рәхимовлар» урамындагы тауга чана шуарга барганнар.

- Ап-ак кар ява, салкын һава безне куркытмый, киресенчә — дәрт өсти! Чана шуу — балачакның иң күңелле мизгеле бит ул. Ә тау шуып арыган балаларны Кадрия апа Бикчәнтәева кайнар коймаклар белән сыйлады. Тәмле коймаклардан соң көчләр артып китте, чаналар тагын да тизрәк шуды! Балаларның сәламәтлеге — безнең киләчәк. Саф һавада шулай күңел ачу һәрберсенә файдага гына, — ди мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.


Нет комментариев