Олы Күлбаш авылында коточкыч янгын чыккан
Яшел Үзән районының Олы Күлбаш авылында шәхси йорт янган.
Күршеләр янгынны күреп ала һәм ут аларның корылмаларына күчмәсен өчен, аны сүндерә башлый. Янгын сүндерү хезмәткәрләре тиз арада бирегә килеп җитә, йорт хуҗасы зыян күрми, әмма, кызганычка каршы, аның йорты һәм каралтылары янып бетә.
Янгынның гомуми мәйданы 48 кв. метр тәшкил итә. Сәбәбе – төзек булмаган электр үткәргече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев