Олы Карагуҗада изге эш тукталып тормый
Олы Карагуҗа мәдәният йортында янә зур өмә узды.
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән авылның уңган кызлары чираттагы «ТОКМАЧ КИСҮ» чарасына җыелды. Әле узган атнада гына 80 йомыркадан токмач җәйгән иделәр, бүген исә янә изге эшкә керештеләр.
- Өмәбез бик күңелле һәм бердәм үтте. Килгән кызларга, апаларга, спонсорларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Тагын шундый очрашулар насыйп булсын. Дөньялар тынычланып, егетләребез өйләренә сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар! — ди мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.
Авылдашлары да читтә калмый, оештыручыларга үз рәхмәтләрен җиткерә:
«Миләүшә апа, Алланың рәхмәте яусын сезгә! Безнең илне саклаган малайларга гел булышып торганыгыз, өлкән апаларны җыеп, аларга аралашу мөмкинлеге тудырганыгыз өчен зур рәхмәт. Безнең өчен иң зур бәхет — шундый видеоларда олы яшьтәге әниләребезне исән-сау күрү!»
Бергә булганда — без көчле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев