Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карагуҗа авылында Укытучылар көненә бәйрәм оештырдылар

Укытучылар – бөек һәм хөрмәтле кешеләр. Бүгенге көндә барлык һөнәр иясе аның фидакарь хезмәте каршысында баш ия. Чөнки, теләсә кайсы юнәлешкә башлангычны ул сала. Шуңадыр да, мәктәп еллары белән бергә, УКЫТУЧЫ исеме гомер буе күңелдә иң җылы хатирә булып саклана.

Укытучы! Алтыннардан коеп
Салган һәйкәл генә аз сиңа
Кешелеккә илткән изгелегең
Рәхмәт булып кайтсын үзеңә,
Хөрмәт булып кайтсын үзеңә!

- Шушы матур бәйрәм уңаеннан Карауҗа авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, хәзерге вакытта мәктәбебездә укыткан укытучылар белән җылы очрашу булып узды. Бу очрашуда кунакларыбызга бәйрәм бүләге итеп Салават җыр театры чыгыш ясады. Шулай ук укытучыларына рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән берничә чыгарылыш сыйныф укучылары истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. (Бу эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!) Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар, – дип яза Олы Карагуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев