Олы Карагуҗа авылында коточкыч янгын чыкты
Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа авылының Мостовая урамында котычкыч янгын чыкты.
МЧС хезмәткәрләре фаразлавынча, сәбәбе — су җылыткычының сафтан чыгуы.
Хуҗалар эштә булганда, төтенне үтеп баручы авыл кешеләре күреп алып, авыл группаларына хәбәр итә.
Атна ахыры булу һәм күпләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, авылда булуы хәлне зурга җибәрмәскә ярдәм итте. Егетләр мәдәният йортыннан һәм күршеләрдән су ташып, чырмадан бүрәнәләргә сибеп тордылар. Төтенгә тончыгып, юешләнеп бетсәләр дә, йортны саклап калдылар. Чөнки бер түбә астындагы сарай печән белән тулы, ә түбәсе күрше йортка тоташа.
Янгын сүндерүчеләр дә тиз килеп җитте: иң элек Биектау районы Мәмдәл авылыннан, аннары Ключи, Яшел Үзән, Раифадан машиналар килде. Ашыгыч ярдәм, МЧС, газ һәм электр куркынычсызлыгы хезмәтләре дә озак көттермәде.
Аллага шөкер, авыл халкының бердәмлеге, уяулыгы һәм ярдәмчеллеге нәтиҗәсендә йорт сакланып калды. Янгын сүндерү машиналары киткәч тә, егетләр бүрәнәләрне озак вакыт юешләп, мүкләрен чыгарып, куркыныч калмасын дип эшләделәр.
Изге аебызда ярдәм иткән һәркемгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле киләчәк насыйп булсын!
Йортларда ут җайланмаларын даими тикшереп торыйк. Өйдән чыкканда телефон зарядлагычларын, ялгау чыбыкларын сүндерергә онытмыйк. Чыбык кызган ис килсә — игътибарсыз калдырмагыз.
Күрше йорт янында төтен күрсәгез, битараф үтмәгез.
Үзебезне генә түгел, тирә-ягыбызны да күзәтеп, саклап яшик.
Авыл активы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев