Олы Якедәге сайлау участогында бүген икеләтә бәйрәм
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Якедәге сайлау участогында бүген икеләтә бәйрәм

Яке Советы секретаре Лилия Шәйхетдинованың 35 яшьлек юбилее.

Аны туган көне белән котлап, җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина бүләк тапшырды.

-Безнең команда бик көчле, бергә эшләгән һәр кешегә мин бик рәхмәтле. Лилиябезгә ак бәхетләр, нык сәламәтлек теләп калам, – дип шәрехли башлык.

Олы Якедә грипптан каршы прививкалар да ясатырга теләүчеләр байтак. Сәламәт тәндә, сәламәт акыл.


Нет комментариев