Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Якедә «Дәү әни һәм мин» дигән бәйге узды

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Олы Яке авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә бик җылы һәм күңелле чара узды.

«Дәү әни һәм мин» дип исемләнгән бу конкурс буыннар арасындагы дуслыкны, хөрмәтне һәм яратуны тагын бир кат күрсәтте.

Ярышлар бик кызыклы иде:

Дәү әниләр һәм оныклар тизлеккә төймә тегү, сөлгене кер бавына элү буенча көч сынаштылар. Бергәләп төсле кәгазьдән чәчәкләр һәм матур муенсалар ясадылар. Оныклар дәү әниләренә иң ихлас, матур сүзләрен яздылар.

Катнашучылар үзләре белән таныштырып кына калмады, татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы сорауларга да оста җавап бирделәр. Китапханә тарафыннан әзерләнгән «Әниләр турында»гы китап күргәзмәсе һәркемдә зур кызыксыну уятты.

Музыкаль күчтәнәч:

Гөлнур Шәрәфетдинова башкарган җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Дәү әниләр кушылып җырладылар, ә бию көе ишетелүгә оныклар сикереп торып бии башлады.

Бәйрәм бик җылы, позитив атмосферада үтте. Катнашучылар үз сәләтләрен генә күрсәтеп калмыйча, күтәренке кәеф тә алдылар.

Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев