Олы Яке «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктантына кушылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктантына кушылды

Диктант Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланды.

Акцияне Россия Халыклар йорты һәм «Рувики» интернет‑энциклопедиясе оештыра. Быел диктант темасы Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән бәйле.

Мәктәп коллективы һәм укучылар акциядә зур кызыксыну һәм җаваплылык белән катнаштылар. Алар өчен бу грамоталылыкны тикшерү генә түгел, ә күпмилләтле илебезнең бай тел һәм мәдәни мирасына кагылу, үзеңне зур һәм дус халыкның бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә.

Диктантта катнашучыларның һәрберсенә истәлекле сертификат тапшырылды. Ә бу вакытта башлангыч сыйныф укучылары мультфильм карадылар. Нәниләр геройның маҗараларын тын да алмыйча күзәттеләр, ә соңыннан өлкән иптәшләре белән күргәннәре турында актив фикер алыштылар.

5-6 нчы сыйныфларда әкиятләр буенча интерактив викторина оештырылды. Укучылар уендагы сорауларга зур кызыксыну белән җавап бирделәр. Борынгы көнкүреш әйберләре турында күп нәрсәләр белделәр.

- Мондый акцияләрдә катнашу укучыларга туган телнең һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләренең кыйммәтен, шулай ук тел төрлелеген саклау һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Без укучыларыбыз белән горурланабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Әхәтовнага, башлангыч сыйныф укытучылары Тәскирә Илдусовнага, Гөлия Дамировнага, рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Эльмира Азатовнага бу мөһим вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез! – дип сөйләде мәктәп коллективы.


Нет комментариев