Олы Яке мәдәният йортында «Ягез әле кызлар» дип исемләнгән конкурс булып узды
Олы Яке мәдәният йортында 8 март – халыкара хатын –кызлар көне уңаеннан, «Өммегөлсем» һәм Биектау районы Олы Битман авылыннан килгән «Күрше кызлары» командасы арасында «Ягез әле кызлар» дип исемләнгән конкурс булып узды.
- Кызлар зирәклектә, аш-суга, җыр-биюгә хәтта каз каурыйларыннан май канаты ясауга булган осталыкларын күрсәтеп киттеләр. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Гел шулай бердэм булып, бер-беребезне якын күреп, хөрмәт итеп яшәсәк иде, - дип теләкләрен җиткерде дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать житәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев