Олы Яке авылының «Тынычлык» урамында яшәүчеләр Яңа ел бәйрәме оештырган
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авылының «Тынычлык» урамында яшәүчеләр Яңа ел бәйрәме оештырган

Күршеләр бердәм булса – урамда һәрчак бәйрәм!

Олы Яке авылының «Тынычлык» урамында яшәүчеләр чын могҗиза тудырган: алар бергәләп искиткеч Яңа ел бәйрәме оештырганнар! Олысы-кечесе бер булып Кыш бабай белән Кар кызын каршы алды, уеннар уйнады, рәхәтләнеп ял итте.

Иң мөһиме – бу бәйрәмнең һәр мизгелен урам халкы үз көче белән әзерләгән: оештыручылар да, уен уйнатучылар да, тәмле сыйлар пешерүчеләр дә – үзләре! Сөбеханалла, дияргә генә кала.

«Авыл ни белән ямьле?» дигән шигырендә Нурия апа Мустафина нәкъ менә шундый бердәм урам кешеләрен сурәтләгән иде. Мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова билгеләп үткәнчә, бу чара – «Тынычлык» урамының дуслыгына һәм бердәмлегенә зур үрнәк.


Нет комментариев