Олы Яке авылы обелискы янында «Хәтер шәме» акциясе узды
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Олы Яке авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелиск янында «Хәтер шәме» акциясе үткәрелде.
Чарада авыл халкы, яшьләр, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты. Җыелучылар сугыш елларында Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Акция барышында обелиск янында чәчәкләр салынды, хәтер шәмнәре кабызылды. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда күрсәтелгән батырлык турында сөйләделәр, илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарга хөрмәт белдерделәр.
«Хәтер шәме» акциясе — сугыш афәтләрен онытмаска, яшь буында патриотизм һәм тарихи хәтер тәрбияләргә ярдәм итүче мөһим чараларның берсе. Мондый очрашулар киләчәк буыннарга тыныч тормышның кадерен белергә һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев