Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авылы мәдәният йортында тарихка кагылышлы бик мөһим һәм кызыклы очрашу үтте

Безнең кунакларыбыз — авыллар тарихын тирән өйрәнүче атаклы белгечләр: Рәшид Вафин, Айрат Ганиев һәм тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминов иде.

- Авылыбыз тарихын без моңа кадәр хөрмәтле укытучыбыз Нурия апа Мустафина язып калдырган истәлекләр аша белә идек. Хәзер исә эзләнүләр тагын да тирәнәйде! Нурия апа язган чордан алдарак булган вакыйгаларны өйрәнү башланды. Мәсәлән, очрашуда Кече Яке авылында 1905 елда яшәүчеләр исемлеге тәкъдим ителде.

Без үз тамырларыбызны никадәр яхшырак белсәк, киләчәгебез дә шулкадәр ныклы булачак, — ди мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев