Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда 8 март бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Тышта ап-ак кар булса да, күктә яз кояшы балкый. Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте.

Йөгерә-йөгерә буран эзләреннән,
Гөрләвекләр булып яз килә.
Һаваларны иңләп, кырлар тулып
Шатлык килә җиргә, наз килә.

Тышта ап-ак кар булса да, күктә яз кояшы балкый. Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте.

Шушы уңайдан Олы Ачасыр мәдәният йортында "Яз гөлләре Сезгә, хатын-кызлар" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсе җыр, бию белән үрелеп барды.

Кичәдә авылдан чыккан шагыйрьләр катнашты: Мәдинә Әдиятуллина, Госман Вәлиуллин, Зөлфирә Касыймова, Алсу Шәйхуллина, Әлфинур Шигапова, Ильфат Гыйбадуллин. Алар тамашачыларга үзләренең әниләргә багышлап язылган шигырьләрен бүләк итте.

Ә инде авыл җирлеге башлыгы Илнур Мансур улы Саттаровның бәйрәмгә килгән хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итүе бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Кичәдә катнашучыларга иң матур теләкләр юлланды. Бәйрәм рухы һәркемнең күңелендә озак саклансын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев