Олы Ачасыр мәдәният йортында «Татар милли орнаменты» дигән матур чара оештырдылар
Олы Ачасыр мәдәният йортында татар халкының бай мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган «Татар милли орнаменты» исемле мавыктыргыч чара үткәрелде.
Чараның төп максаты — яшүсмерләрне татар халык орнаментының үзенчәлекләре, аның төрләре һәм тирән мәгънәле символикасы белән таныштыру, шулай ук милли бизәкләр элементларын кулланып иҗади эшләү мөмкинлеге тудыру иде.
Очрашу барышында яшьләр татар орнаментларының тарихы белән таныштылар, бизәкләрдә чагылыш тапкан табигать элементлары, үсемлек һәм геометрик сурәтләрнең мәгънәсе турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Милли орнаментларның татар халкының көнкүрешендә, киемнәрендә һәм кул эшләрендә нинди урын алып торуы турында сөйләшү аеруча кызыксыну уятты.
Чара җылы һәм дустанә мохиттә узды. Ул милли мәдәнияткә карата кызыксынуны арттырырга, татар халкының рухи байлыгын яшь буынга җиткерергә һәм иҗади фикерләүне үстерергә ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев