Олы Ачасыр мәдәният йортында мәктәп каникуллары кысаларында коймак пешерү мастер-классы үтте
Мәктәп каникуллары кызыклы һәм файдалы чараларга бай булып тора. Балалар 2 апрель көнне Олы Ачасыр мәдәният йортында мавыктыргыч кулинария мастер-классында катнаштылар. Чараның төп темасы – коймак пешерү.
Бу мастер-класс берьюлы берничә мөһим мәсьәләне хәл итте:
- кызларны аш-су осталыгына өйрәтү;
- иҗади сәләтләрне үстерү;
- туклану эстетикасына һәм тәмле ризык әзерләү мәдәниятенә тарту.
Белгечләр раслаганча, баланы кечкенәдән үк ризык әзерләүгә күнектерү – мөмкин һәм кирәк. Бу аларның бәйсезлеген, җаваплылык хисен үстерә, шулай ук гаилә традицияләренә мәхәббәт уята.
– Чара барышында кызлар төп кулинария серләрен үзләштерделәр: камырны ничек дөрес ясарга, коймакларны матур итеп пешерергә, һәм иң мөһиме – беренче коймакларын мөстәкыйль рәвештә пешереп чыгардылар. Һәр катнашучы процессның барлык этапларын үз куллары белән башкарды – камыр басудан алып, коймакны табада әйләндереп пешерүгә кадәр.
Мастер-класс азагында җылы чәй өстәле оештырылды, анда барысы да бергә үз куллары белән пешергән коймаклардан авыз иттеләр. Тәмле коймаклар, бал һәм кайнатма белән чәй эчү – балалар өчен истәлекле һәм күңелле тәҗрибә булды, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зиятдинова.
Олы Ачасыр мәдәният йорты алга таба да балалар өчен мавыктыргыч чаралар оештырырга вәгъдә итә. Каникуллар дәвам итә – кызыклы очрашулар әле көтелә.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев