Чарада катнашучылар шагыйрьнең үлемсез әсәрләрен укыдылар, аның иҗаты турында фикер алыштылар һәм шигърият дөньясына чумдылар.
Һәр халыкның үз яраткан шагыйре бар. Әгәр русларда Пушкин булса, татарларда — һичшиксез, Габдулла Тукай. Аны классик татар поэзиясенә нигез салучы һәм татар әдәби теленең атасы дип атыйлар. Аның шигырьләре һәм әкиятләре гаять зур тәрбияви рольгә ия, ә бу әкиятләрнең геройлары кыюлыкка, гаделлеккә һәм яхшылыкка өйрәтә.
Габдулла Тукай үзенең матур шигырьләре белән укучыга якын һәм кадерле. Аның «Туган тел», «Бала белән Күбәләк», «Су анасы», «Шүрәле» кебек әсәрләре буыннан-буынга тапшырылып килә. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең лирик шигырьләрен дә, сатирик әсәрләрен дә яңгыраттылар.
Кичәдә уку сәнгатьлелеге, эмоциональлеге, оригинальлеге буенча иң яхшы укучылар ачыкланды. Аларның чыгышлары тамашачыларның күңеленә үтеп керде, Тукай шигырьләренең тирән мәгънәсен ачты.
– Мондый чаралар әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли, туган телгә һәм милли мәдәнияткә ихтирам уята. Габдулла Тукай иҗаты – безнең рухи байлыгыбыз, аны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру безнең изге бурычыбыз, – дип белдерде Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Нет комментариев