19–25 октябрь — диспансеризация һәм профилактик карауларның әһәмияте турында мәгълүмат атнасы. Бу көннәрдә табиблар халыкны үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга, авыруларны иртә ачыклау өчен даими тикшеренү үтәргә чакыра.
Диспансеризация — халык арасында авыруларны һәм хәтәр факторларны иртә ачыклауның системалы коралы. Табиблар консультациясе һәм лаборатор тикшеренүләрне үз эченә алган комплекс профилактикага индивидуаль якын килергә мөмкинлек бирә.
Даими диспансеризация авыручанлыкны киметергә һәм актив тормыш озынлыгын арттырырга ярдәм итә. Диспансеризация һәм аннан соң диспансер күзәтүе хәтәр факторларны төзәтергә һәм хроник авыруларны иртә этапта контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Профилактик карауны 18 яшьтән һәр елны үтәргә кирәк. 18–39 яшьлекләргә диспансеризация өч елга бер тапкыр — 18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшьтә, ә 40 яшьтән ел саен үткәрелә.
Диспансеризациягә онкологик авыруларны ачыклауга юнәлтелгән 7 скрининг керә: имчәк бизләре, простата бизе, җиңсә муентыгы, үпкә, ашказаны, колоректаль яман шешләре һәм күренү зоналарындагы — тире, лайлалы тышчалар, лимфа төеннәре, авыз куышлыгы, калкансыман биз яман шешләре.

45, 50, 55, 60 һәм 64 яшьлек ир-атлар диспансеризация кысаларында простата специфик антигенына (ПСА) анализ тапшыра. Бу простата бизенең яман шешен ачыклау скринингы өчен кирәк: ПСА күрсәткече 4 нг/мл’дан югары булу простата рагы белән авыручыларның якынча 80–90%ында очрый. Хатын-кызларга имчәк бизләре маммографиясе 40 яшьтән яман шешне ачыклау скринингы кысаларында үткәрелә.
Диспансеризация ике этаптан тора. Беренче этапның максаты — хроник авырулар үсеш билгеләрен һәм хәтәр факторларны ачыклау, сәламәтлек төркемен билгеләү. Икенче этапның максаты — диагноз кую яки аны төгәлләү өчен өстәмә тикшеренүләр үткәрү.
Диспансеризация бушлай. Яшәү урынындагы поликлиникага паспорт һәм мәҗбүри медицина страховкасы полисы белән мөрәҗәгать итү җитә. Закон буенча эшләүче диспансеризация үтү өчен бер эш көненә бушлай җибәрелү хокукына ия; пенсиягә 5 ел һәм аннан азрак калганнарга һәм эшләүче пенсионерларга — ике көнгә.
Икенче этапка кирәк булганда белгеч — гинеколог, уролог, дерматовенеролог һ.б. — консультациясе, шулай ук өстәмә тикшеренүләр: мәсәлән, гастроскопия яки колоноскопия керә.
Үз сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз: диспансеризацияне еллык планга кертегез, иртә тикшеренү — озак һәм актив тормышның ышанычлы нигезе.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы
Нет комментариев