Яшел Үзән шәһәрендә 5 яшьлек баланы машина бәрдергән
ЮХИДИ

Яшел Үзән шәһәрендә 5 яшьлек баланы машина бәрдергән

Алдан билгеле булган мәгълүматлар буенча, 2026 елның 19 октябрь кичендә Яшел Үзән шәһәренең Гоголь урамында 27 яшьлек «Фольксваген Джетта» автомобиле йөртүчесе, әнисе белән бергә көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган, 5 яшьлек кыз баланы бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала җәрәхәтләр алып, медицина оешмасына озатылган.

Вакыйга урынына Яшел Үзән шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев килгән. Фаҗиганың барлык шартлары ачыклана. Әлеге факт буенча үткәрелә торган процессуаль тикшерү барышы прокуратура контролендә.

Татарстан прокуратурасы


Нет комментариев